https://tnv.ru
16 Ноябрь 2023, 11:03
Кичә җырчы Ринат Рәхмәтуллинны 6 айга ирегеннән мәхрүм итүләре турында язган идек. "Шәһри Чаллы" газетасында эшләүче коллегалар аның концерт директоры Айдар Кәримов белән элемтәгә чыккан. Ул җырчы белән булган хәлләрнең дөрес булуын әйтә.
"Быел бер эчеп машина йөртү таныклыгын алдыргач, җитди генә сөйләшкән идек. Ярар, шау-шу ясап алдың, 20, 30 тапкыр авариягә очрап исән калдым дип дөнья яңгыраттың. Туктарга вакыт, дидек аңа команда белән. Үзем беләм нишләгәнемне диде дә китте. Икенче көнне шалтыратсам - лаякыл исерек. Айлар буе эчә бит ул, беләсезме? Әйттең ни дә, әйтмәдең ни. Моңа кадәр ничек тә ерып чыктык. Кылана-кылана иде дә, тына иде. Бу юлы бөтенләй шашынды. Ул команданың бар тырышлыгын аяк астына салып таптады", - ди Айдар Кәримов.
Концерт директоры җырчы белән сөйләшүне өзәргә туры килүен әйткән.
Фото: shahrichalli.ru

Бүлешергә
Комментарии 0