Онлайн трансляция

Свернуть

Руслан Кираметдинов: "Әллә күз тидерделәр, әллә сихерләделәр..."

Руслан Кираметдинов: "Әллә күз тидерделәр, әллә сихерләделәр..."

https://tnv.ru

27 Ноябрь 2023, 16:46

1199

0

Руслан Кираметдинов: "Әллә күз тидерделәр, әллә сихерләделәр..."
Популяр җырчы Руслан Кираметдиновның тавышы беткән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдәге аккаунтларның берсендә хәбәр итә. 

"Хөрмәтле дуслар, без Мари Эльда, Бәрәңгедә концерт куйдык. Белмим, бу тавышка нәрсә булгандыр…Әллә күз тидерделәр, әллә сихерләделәр, белмәссең.. Үпкәләмәгез, миңа аз гына ял кирәк", – ди җырчы.

Русланга бер районда булачак концертын күчерергә дә туры килгән.

Кираметдинов күптән түгел ТНВның социаль челтәрләрендә чыга торган тапшыруларның герое булды. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез. 






Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров