Онлайн трансляция

Свернуть

Гөлсирин Абдуллина Алия Карачуринаны Ришат Төхвәтуллинга гашыйк булмаска кисәткән булган

Гөлсирин Абдуллина Алия Карачуринаны Ришат Төхвәтуллинга гашыйк булмаска кисәткән булган

https://tnv.ru

09 Январь 2024, 17:16

ТНВ каналында чыгучы "Сөйләшергә вакыт" тапшыруында кунакта Алия Төхвәтуллина булды. Тапшыру алып баручысы Лилия Кадыйровага Алия үзенең ире, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән танышу тарихы турында сөйләде.

Танышкан вакытта Алияне җырчы Гөлсирин Абдуллина Ришат турында кисәткән булган икән.

"Гөлсириннең Ришатның төркемендә эшләгәне булды. Ул миңа алдан ук аңа гашыйк булмаска тырышырга кушты. Гашыйк балсаң, авыррак булачак диде. Минем өчен борчылган, күрәмсең", - дип сөйләде Алия.

Исегезгә төшерәбез, Алия һәм Ришат әти-әни булырга әзерләнә.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар