https://tnv.ru
16 Сентябрь 2024, 17:15
1781
0
ТНВ каналында чыгучы "Сөйләшергә вакыт" тапшыруының яңа герое Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова ире белән 10 елдан соң кавышу тарихын сөйләде.
Җырчы бу кавышуга төп сәбәпче булып кызлары Эльвинаны саный.
Әти-әнисенең кабат кавышуын кызлары Эльвина бик яхшы кабул иткән. "Әти-әни булганда тәрбияләү дөресрәк, минем әйткән сүзләр генә, бәлки, җитеп тә бетмәгәндер, чөнки кыз балага әти кирәк", - дип сөйләде җырчы.
Сиринә сүзләренчә, үткән вакыйгаларның шулай килеп чыкканына ул үпкә сакламый. Бүгенге Сиринә Зәйнетдинова да, сынаулар аша ясалган, көчле җырчы, хатын-кыз дип саный ул.

Бүлешергә
Комментарии 0