Онлайн трансляция

Свернуть

Көчле чыгышлар һәм җылы тамашачы: Казанда «Болгар радиосы ФЕСТ» узды

Көчле чыгышлар һәм җылы тамашачы: Казанда «Болгар радиосы ФЕСТ» узды

https://tnv.ru

12 Сентябрь 2026, 22:00

3

0

Көчле чыгышлар һәм җылы тамашачы: Казанда «Болгар радиосы ФЕСТ» узды
Бүген, 12 сентябрьдә, Казанның «Татнефть Арена"сында «Болгар радиосы ФЕСТ» концерты узды. Татар эстрадасы йолдызларын бер сәхнәгә җыйган тамаша артистларның югары осталыгы һәм тамашачыларның җылы мөнәсәбәте белән истә калды.

Арена тулы диярлек иде. Тамашачылар, концерт башланганын көтеп, алдан ук үз урыннарына утырды. Җырчыларны ихлас алкышлар белән каршы алган, һәр чыгышны җылы кабул иткән публика кичәнең ямен тагын да арттырды.

Сәхнәдә Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей, Фирдүс Тямаев, Илнат Фәрхуллин, Иркә чыгыш ясады. Шулай ук Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар үз җырларын бүләк итте.



Артистларның чыгышлары югары дәрәҗәдә, кимчелексез узды. Һәр башкаручы сәхнәгә үз моңын, үз дәртен алып чыкты. Җырчыларның осталыгы һәм зал белән ихлас аралашуы концертны меңләгән кешене берләштергән уртак бәйрәмгә әверелдерде.

Кичәдә тамашачыларга шоуга әзерлек турында мини-сериал да күрсәттеләр. Ул сәхнә артындагы эш белән танышырга, зур концертны әзерләү барышын күрергә мөмкинлек бирде.

Бәйрәм бүләкләрсез дә узмады: «ВКонтакте"да үткәрелгән конкурста җиңүчегә смартфон тапшырдылар. Шулай ук артистларның автографлары төшерелгән «Ак Барс» формасын уйнаттылар. Бу мизгелләр кичәнең күңелле дәвамы булды.

Фото: Салават Камалетдинов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар