https://tnv.ru
20 Сентябрь 2026, 15:54
1558
0
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Казанның 107нче гимназиясендә тавыш бирде. Ул сайлау участогына хатыны Ләйсән һәм өч яшьлек оныгы Дамир белән килде.
Кунакларны кулларына Россия һәм Татарстан байраклары тоткан мәктәп укучылары каршы алды. Бу мизгелдә республиканың рәсми булмаган гимнына әверелгән «Мин яратам сине, Татарстан» җыры яңгырады. Ул вакыйгага аеруча күтәренке рух өстәде.
Артист әйтүенчә, сайлауга гаилә белән бару — буыннан-буынга күчеп килгән күркәм гадәт.
Әлеге гимназиядә өч сайлау участогы эшли. Аларда 9 меңнән артык сайлаучы теркәлгән. Шуларның 38 проценты инде тавыш биргән.
Ә хәзер сайлау барышы белән танышыйк. Татарстан халкы тавыш бирүнең өченче көнендә дә активлыгын киметми. Республикада елдан-ел гаилә белән сайлауга бару традициясе ныгый. Бүген участокларда ирле-хатынлы парларны, балаларын ияртеп килгән гаиләләрне еш очратырга мөмкин иде.
Кайбер җитәкчеләр дә сайлауда катнашты. Ил өчен мөһим сәяси вакыйгадан беркем дә читтә калмый. Минтимер Шәймиевне сайлау участогында җыр-моң белән каршы алдылар, ә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Каюм Насыйри исеме белән бәйле мәктәптә тавыш бирде.
Люция Нотфуллинаның репортажын карыйк.

Бүлешергә
Комментарии 0