Онлайн трансляция

Свернуть

Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы ике көннән соң табылган

Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы ике көннән соң табылган

https://tnv.ru

09 Декабрь 2019, 10:09

535

0

Ул Санкт-Петербург шәһәреннән төркемдәге биюче егет белән элемтәгә чыккан.

Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы ике көннән соң табылган
Җырчы Ришат Төхвәтуллинның концерт алдыннан юкка чыккан тавыш операторы Санкт-Петербург шәһәрендә пәйда булган.

Артур Гобузой Санкт-Петербургка барып җиткәч, коллективтагы егеткә шалтыраткан. Ришат Төхвәтуллин сүзләренә караганда, Артур пульт көйләүләрен бетергән һәм нәрсә эшләргә белмичә юлга кузгалган. Артур студент вакытларда да беркемгә әйтмичә чыгып киткән очрагы булган икән.

Төхвәтуллин ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтен белдерде.

"Иң мөһиме - исән-сау! Акча алган вакыт иде, берәрсе кыйнады микән, дип тә уйлаган идек. Борчыган өчен гафу итегез, шушы көннәрдә безнең белән булган өчен барыгызга да рәхмәт!" - диде Ришат үз Инстаграмында

Исегезгә төшерәбез, 6 декабрь ТНВ интернет-редакциясе Башкортстанның Чишмә районында Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләүче тавыш операторы югалганын хәбәр иткән иде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров