https://tnv.ru
19 Декабрь 2019, 14:11
359
0
Җырчы концертны урамда дәвам иткән.
Татар эстрадасының танылган җырчысы Данир Сабиров Уникс концертлар залын эвакуацияләгәнгә күрә концертын урамда дәвам итәргә мәҗбүр булган. Бу хакта җырчы үзенең инстаграм битендә хәбәр урнаштырган.
“Нәрсә эшләтәсең, шундый хәлләр дә булгалый. Тамашачым! Барлык кыенлыклар өчен гафу үтенәм! Концерт шул ук состав белән дәвам итә. Тугры булганыгыз өчен рәхмәт!”, - дип яза данир Сабиров.
Данир сүзләренчә, бинада шартлаткыч матдә куелган дигән шалтырату булган. Бина тикшерелгәннән соң концерт дәвам иткән.

Бүлешергә
Комментарии 0