Онлайн трансляция

Свернуть

Болай уйнарга ярамый: Ни өчен "Рубин" җиңелүендә хөкемдар гына гаепле түгел?

Болай уйнарга ярамый: Ни өчен "Рубин" җиңелүендә хөкемдар гына гаепле түгел?

https://tnv.ru

21 Сентябрь 2021, 10:00

997

0

"Рубин" 1:3 җиңелде, ә Леонид Слуцкий уеннан азат ителде.

Болай уйнарга ярамый: Ни өчен "Рубин" җиңелүендә хөкемдар гына гаепле түгел?
Кичә «Рубин» РПЛның яңа сезонында беренче тапкыр үз кырында җиңелүгә дучар булды. Юрий Дюпин беренче тапкыр өч гол керттерде, Ленонид Слуцкий уеннан азат ителде, ә Хвича Кварацхелия кабат начар уен күрсәтте. ТНВ сайты журналисты әлеге матчтан төп мизгелләрне бергә туплады.



Уен барышы һәм хөкемдарның эше белән җанатарлар гына түгел, баш тренер Леонид Слуцкий да килешмәде. Ул үз фикерләрен, кызып китеп, эмоцияләрен яшермичә әйтте. Сергей Ивановка бу ошамады. Үз гамәлләре өчен баш тренер карточкага да тартылды. Беренче сары карточкадан соң, икенчесе озак көттерми. 77 минутта Хван Им Бомның аягына басалар. Көньяк Кореялы уенчы Ивановның бу мизгелгә бернинди нәтиҗә ясамавы белән килешмәде, тиз генә хөкемдар янына барып, үзенең ризасызлыгын белдерде, шуңа аңа сары карточка күрсәтелде. Моның белән Слуцкий да килешмәде, әмма Им Бомнан аермалы буларак, Слуцкийның бу икенче картасы иде. Бу очракта кем генә дөрес булганын тәгаен әйтеп булмый, баш тренерга матчны барыбер җанатарлар трибунасында карап бетерергә туры килде.

Уеннан соңгы комментарияләрдә ул Ивановны үз эшен җиренә җиткереп эшли белмәвендә гаепләде.

«Соңгы 15 елда мине икенче тапкыр уеннан азат итәләр һәм аның икесен дә Иванов эшли. Моны очраклы гына килеп чыкты дип әйтә алмыйм. Ул мизгелләрне махсус эзләде».

26 сентябрь Мәскәүдә узачак «Динамо"га каршы уенда Ленонид Слуцкий баш тренер вазыйфасын башкара алмаячак.



Беренче һәм соңгы урында бара торган командалар — аерма җир белән күк арасы

Узган уенда «Рубин» Екатеринбургның «Урал"ын 4:0 тармар итте. «Урал» Тинькофф Россия Премьер-Лигасында соңгы урында бара. Казанлылырга каршы матчны анализласак, аларны ФНЛга эләгүчеләр арасында беренче урында булуын әйтә алабыз. Екатеринбург командасы күп керттерсә дә, вакыт-вакыт яхшы уен күрсәтә. Тик өч очко яулар өчен бу гына җитми.

«Зенит» исә, узган уенның капма-каршысы. Санкт-Петербург клубы — лидер. 7 тур нәтиҗәсе буенча, алар беренче урында барды. Кичәге уеннан соң, алар көндәшләреннән тагын да ныграк чигенә алды. Аларга якыная алган Локомотив та, алдан әйтелеп узган «Урал» белән 0:0 уйнады.

Рубинда лидер юк!

Казан командасында узган сезонда Квара, Деспот һәм Макаров балкыды. Макаровны саттылар, ә Кварацхелия әле дә Европага китү хыялы белән янып йөри. 8 тур ахырына кадәр аның исәбендә нибары бер генә гол исәпләнә.

Узган уенда өч гол керткән Андрес Дрейер яңа командасында уенны үз кулына алып, матч барышын үзгәртә алырлык дәрәҗәгә җитмәгән. Россия футболына күнәр өчен бераз вакыт кирәк.



Деспотович травма алганнан соң үз кондицияләренә кайта алмады. Ике уенга ул капкага нибары бер генә тапкыр бәрде. Голлар турында әйтеп тә тормыйм.

Болай булгач кем лидер соң? Миңа калса, Хвичага күктән төшәргә кирәк һәм, ким дигәндә, узган сезон дәрәҗәсендәге уен күрсәтергә кирәк. Тупны алга алып бару гына җитми, аны әле капкага кертергә дә кирәк. Болай дәвам итсә, аны Европада түгел, ә Азиядә көтәчәкләр.

Киләсе уенны «Рубин» 26 сентябрь Мәскәүдә «Динамо"га каршы уздырачак. 8 тур нәтиҗәсе буенча, «Рубин» — 5 урында, «Динамо» — 2.

Фото: rubin-kazan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров