Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда фигуралы шуу буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге уза

Казанда фигуралы шуу буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге уза

https://tnv.ru

21 Декабрь 2021, 15:56

572

0

Казанда фигуралы шуу буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге уза
Бүген Казанда Спорт сараенда фигуралы шуу буенча республика чемпионаты һәм беренчелеге башланган.

Ярышларда Татарстанның 6 шәһәр һәм районыннан: Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Әлмәт, Байлар Сабасы һәм Биектаудан 80 артык спортчы катнаша.

Ярышлар спорт мастеры, спорт мастерлыгына кандидат программасы, беренче һәм икенче спорт разрядлары буенча ялгыз шуучы егетләр һәм кызлар арасында уздырыла.

21 декабрь көнне спортчылар кыска программа буенча чыгыш ясый, ярышлар 17:00 сәгатьтә башлана, 22 декабрь көнне – ирекле программа буенча, очрашулар 9:15 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Чыганак һәм фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров