Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Камилә Вәлиева Олимпиада алтыны өчен көрәшәчәк

Бүген Камилә Вәлиева Олимпиада алтыны өчен көрәшәчәк

https://tnv.ru

17 Февраль 2022, 10:09

1350

0

Бүген Камилә Вәлиева Олимпиада алтыны өчен көрәшәчәк
Бу Олимпиада 15 яшьлек кыз өчен чын көрәш мәйданына әйләнде. Камилә Вәлиева Олипиадада чыгыш ясар өчен рөхсәт алса да, үз гаепсезлеген дәлилләү өчен күп йокысыз төннәр алда әле.

Бүген Пекиндагы Олимпиадада хатын-кызлар ирекле программада көч сынаша. Ирекле чыгышлар 13.30 сәгатьтә башлана. Россиянең искиткеч триосы бозга соңгылардан чыгачак.

Россия Олимпия командасыннан Этери Тутеридзе шәкертләре: Камилә Вәлиева, Анна Щербакова һәм Александра Трусова чыгыш ясаячак.

Кыска программада безнең ил спортчыларыннан беренче булып бозга Вәлиева чыкты һәм беренче сикерүдә үк өчле аксельдә хата җибәрде. Шуңа да карамастан, калган программаны Камилә "чиста" төгәлләде һәм хөкемдарлардан бик югары баллар алды - 82,16.

Икенче булып Александра Трусова чыгыш ясады һәм шулай ук өчле аксельдә хата җибәрде. Хөкемдарлар 74,60 балл бирделәр.

Анна Щербакова "чиста" чыгыш ясады. Хөкемдарларның бәясе - икенче урын.

Фото: Р-Спорт

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар