https://tnv.ru
16 Февраль 2022, 17:34
1585
0
КФУ профессоры Юрий Переведенцев 19 февральдә Татарстан җирлегендә җепшек көннәр башланачак, дип кисәтте. Һаваның уңай температурасы һәм явым-төшем ихтималы югары булыр дип көтелә.
Галим сүзләренә караганда, явым-төшем нормасы февральдә үтәлгән. «Явым-төшемнәр буенча уртача күпьеллык норма бу кышта якынча ике тапкыр артачак. Кар катламының биеклеге хәзер 70 сантиметр, ә күпьеллык уртача норма — 40 сантиметр чамасы», - дип белдерде КФУ профессоры.
КФУ профессоры кар катламын апрель урталарына кадәр сакланачак, дип саный.
Метеорологлар билгеләп үткәнчә, Татарстанда кышкы айларда һава торышы, нигездә, Төньяк Атлантикадан килгән циклоннар һәм атмосфера фронтларын билгеләде, шуңа күрә ул карлы һәм җылы булды.
Фото: pexels.com

Бүлешергә
Комментарии 0