Онлайн трансляция

Свернуть

Олимпиадада көмеш медаль яулаган Медведева Камилә Вәлиевага: "Мин сине аңлыйм"

Олимпиадада көмеш медаль яулаган Медведева Камилә Вәлиевага: "Мин сине аңлыйм"

https://tnv.ru

18 Февраль 2022, 12:57

2670

0

Олимпиадада көмеш медаль яулаган Медведева Камилә Вәлиевага: "Мин сине аңлыйм"
Олимпия уеннарының көмеш призеры Евгения Медведева Инстаграмда фигуралы шуу буенча Камилә Вәлиевага карата ярдәм сүзләрен урнаштырган.

Дүрт ел элек Кореядагы Олимпиадада Медведева шундый ук хәлдә калган иде. Ул уеннарда алтын медальне Алинә Заһитова отты, ә Медведева икенче урында калды.

"Камилә, мин синең нәрсә тоюыңны аңлыйм. Бу ахыр чик кебек тоела. Юк, бу ахыры түгел. Мин сиңа чын күңелдән спортта озаграк калырга телим. Хәзерге тойгыларыңны вакыт һәм якын кешеләрең дәвалар. Берәр атнага Instagramны береп тор һәм вакытны якыннарың белән үткәр. Алда әле бик күп ярышлар көтә. Бөтен гомерең алда әле", - дип яза Медведева.

Фото: Reuters

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров