Онлайн трансляция

Свернуть

Сакчы Динар Хафизуллин "Ак Барс"ка кайта

Сакчы Динар Хафизуллин "Ак Барс"ка кайта

https://tnv.ru

04 Май 2022, 12:35

1406

0

33 яшьлек сакчы 23/24 сезон ахырына кадәр килешүгә кул куйган.

Сакчы Динар Хафизуллин "Ак Барс"ка кайта
Казанның "Ак Барс" командасы яңа сакчы белән тулыланды. Яңа дип әйтү дә ялгыш булыр, чөнки 33 яшьлек Динар Хафизуллин "Ак Барс" академиясе шәкерте.

"Ак Барс"ның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин Динарны тәҗрибәле хоккейчы дип саный. Аның фикеренчә, "Ак Барс" академиясе шәкертенең чемпион булу тәҗрибәсе һәм лидерлык сыйфатлары яңа сезонда булышачак.

Сакчы Казанга кайтуга шат. Аның биредә әти-әнисе яши. Сезон аралыгындагы ялларда да ул Казанга кайта торган булган.

Хоккейчы профессиональ карьерасын "Ак Барс"та башлаган, ә соңгы матчын 2011 елда уйнаган, шуннан соң башта "Витязь"га, аннары Петербургның СКА күчкән. Петербургта ул җиде сезон ярым вакыт уйнаганнан соң, "Салават Юллаев"ка күчте. Соңгы сезонны ул Башкортстанда уздырды.

Фото: Ак Барс





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров