Онлайн трансляция

Свернуть

"Ак Барс" Кирилл Семенов белән килешү төзү турында игълан итте

"Ак Барс" Кирилл Семенов белән килешү төзү турында игълан итте

https://tnv.ru

05 Май 2022, 14:46

492

0

"Ак Барс" Кирилл Семенов белән килешү төзү турында игълан итте
Бүген "Ак Барс" үз җанатарларын яңа трансферлар белән сөендерде. Иртә белән һөҗүмче Вадим Шипачев һәм сакчы Вячеслав Войнов казанлылар белән килешү төзегән булса, хәзер - 27 яшьлек һөҗүмче Кирилл Семенов.

27 яшьлек үзәк һөҗүмче Казан клубы белән ике елга контракт төзеде. Узган сезонны ул «Торонто» һәм «Авангард»та үткәрде.

Вадим Шипачев һәм Вячеслав Войнов исә узган сезонда Мәскәүнең "Динамо" командасы өчен чыгыш ясады. Аларның элекке клубы акчалата компенсация алды, дип хәбәр итә "Ак Барс" матбугат хезмәте.

Фото: Ак Барс

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров