Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Идел буе районында Рәшит Сәлахов урамы барлыкка киләчәк

Казанның Идел буе районында Рәшит Сәлахов урамы барлыкка киләчәк

https://tnv.ru

05 Май 2022, 13:09

375

0

Яңа төзелә торган урам Совет һәм Россия юристы, Татарстан Республикасы Арбитраж судының отставкадагы рәисе Рәшит Ислам улы Сәлахов исемен йөртәчәк.

Казанның Идел буе районында Рәшит Сәлахов урамы барлыкка киләчәк
Казанның Идел буе районындагы Хәрби шәһәрчек-33 территориясендә Рәшит Сәлахов урамы барлыкка киләчәк. Тиешле карар Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Яңа төзелә торган урам Совет һәм Россия юристы, Татарстан Республикасы Арбитраж судының отставкадагы рәисе Рәшит Ислам улы Сәлахов исемен йөртәчәк һәм «улица Рашита Салахова — Рәшит Сәлахов урамы» дип аталачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда алты яңа урам барлыкка киләчәк дип язган идек. Алар Анатолий Тякин, Салават Кәримов, Герой Федосеев, Якуб Чанышев, Лотфулла Гыйззәтдинов, Әбрар Кәримуллин исемен йөртәчәк.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров