Онлайн трансляция

Свернуть

Легенда безнең белән! Данис Зарипов "Ак Барс" белән яңа контракт төзеде

Легенда безнең белән! Данис Зарипов "Ак Барс" белән яңа контракт төзеде

https://tnv.ru

13 Июль 2022, 17:18

481

0

Легенда безнең белән! Данис Зарипов "Ак Барс" белән яңа контракт төзеде
Әле иртән генә Данис Зарипов "Ак Барс" белән яңа контракт төзиячәк дип язган идек. Менә инде Казан клубы бу хакта рәсми рәвештә игълан итте. Капитан Казанда тагын бер елга калачак.

"Мин карьерамны югары нотада − Гагарин Кубогы белән тәмамларга ниятләгән идем. Узган сезонда бу эш барып чыкмады, шуңа күрә мин уйнауны дәвам итәргә карар кылдым".
Тагын бер ел калуыма бик шатмын. Минем өчен «Ак Барс» төсләрендә уйнау, Казан һәм Татарстан данын яклау һәрвакыт зур дәрәҗә булды. Клубка, җанатарларга даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Яңа сезонда без Гагарин Кубогын Казанга кайтару өчен бөтен көчебезне куячакбыз", - диде Данис Зарипов.

Узган сезонда Данис Зарипов 24 матчта 11 (4+7) очко туплады. Плей-оффның 3 матчында Данис әфәнде 1 (0+1) очко китерә алды.

Данис Зарипов Гагарин Кубогын биш тапкыр яулады, шуның өчесе Казан командасы белән.

КХЛның яңа сезоны 1 сентябрьдә башланачак.

Фото: Ак Барс

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров