Онлайн трансляция

Свернуть

"Ак Барс" ике Татарстан командасын тар-мар итте: "Танеко Кубогы" быел да Казанда калачак?

"Ак Барс" ике Татарстан командасын тар-мар итте: "Танеко Кубогы" быел да Казанда калачак?

https://tnv.ru

08 Август 2022, 15:50

411

0




"Ак Барс" ике Татарстан командасын тар-мар итте: "Танеко Кубогы" быел да Казанда калачак?
Ниһаять, хоккей сөючеләр «Ак Барс"ның голларын күзәтә, яңа уенчылар белән таныша алды. Бу ялларда «Ак Барс» ике Татарстан командасы «Нефтяник» һәм «Нефтехимик» белән очрашты.

Беренче матч Әлмәттә «Нефтяник"ка каршы узды. Бу әле сезон алды уеннары гына булса да, җанатарлар нинди бишлекләр булуын күрә алды. «Ак Барс» 1:6 исәбе белән боз хуҗаларын тар-мар итте. Җиңүдән соң, Олег Знарок төп уенчыларга ял бирде. «Нефтехимик"ка каршы ярты состав яшьләр чыкты. Алар да сынатмады һәм 1:4 исәбе белән җиңү китерделәр. Уенчылар әле 100% әзер түгел. Моны баш тренер Олег Знарок та искәртеп узды. Сезон алды уеннары шуның өчен кирәк тә.

Исегезгә төшерәбез, Хоккей Казанга кайта! ТНВ телеканалы «TANECO Кубогы» турнирын туры эфирда күрсәтәчәк. Моннан тыш, хоккей яратучылар яраткан командаларының уеннарын безнең сайтта карый алачак.

Казанда сезон алды хоккей турниры 2020 елдан бирле «Татнефть-Арена» бозында уза. Беренче ике турнир Чемпионнар Кубогы исемен йөртте, аларда Гагарин Кубогы ияләре катнашты, ә быел ярыш TANECO Кубогы исеме астында узачак.

2022 елда турнир 26-29 август көннәрендә Континенталь хоккей лигасының Дүрт клубы (КХЛ) катнашында узачак. Алар — «Ак Барс"(Казан), «Локомотив"(Ярославль), «Салават Юллаев"(Уфа) һәм «Нефтехимик"(Түбән Кама). Матчларны «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында карагыз.


Фото: «Ак Барс»

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров