Онлайн трансляция

Свернуть

24 август Татарстанда +33 градус эссе булачак

24 август Татарстанда +33 градус эссе булачак

https://tnv.ru

23 Август 2022, 16:41

616

0

24 август Татарстанда +33 градус эссе булачак
24 август, Татарстан җирлегендә, коры һәм эссе һава торышы саклана. Һава температурасы +33 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

ТР Гидрометеорология үзәге порталы мәгълүматлары буенча, республикада төнлә һава температурасы +9..+14 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +28..+33 градус көтелә.

Казанда төнлә термометр баганалары +15..+17 градус билгесенә төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +30..+32 градус булачак.

Искәртеп узабыз, КФУ профессоры Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, Татарстан башкаласында эсселек, ким дигәндә, 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Фото: krasivosti.pro

Комментарии 0

Аватар