Онлайн трансляция

Свернуть

"Ак Барс" 32 яшьлек Максим Чудинов белән контракт төзеде

"Ак Барс" 32 яшьлек Максим Чудинов белән контракт төзеде

https://tnv.ru

24 Август 2022, 12:50

3131

0

"Ак Барс" 32 яшьлек Максим Чудинов белән контракт төзеде
32 яшьлек сакчы Максим Чудинов белән килешү бер сезонга исәпләнгән. КХЛда ул 669 матч үткәрде һәм 232 (75+157) очко җыйды.

Чудинов узган сезонны, сәламәтлеге буенча, калдырып торды. Сезон алды уеннарында ул үзен яхшы күрсәтте һәм "Ак Барс" белән контракт төзеде.

"Хәзер мин бөтен кеше белән көн саен бер максат – "Гагарин Кубогы"на ирешү өчен тырышачакмын", - диде Максим "Ак Барс" матбугат хезмәтенә.

Исегезгә төшерәбез, 26-29 август көннәрендә Казанда инде традицион рәвештә "ТАНECO Кубогы" узачак. Төп хоккей турнирының трансляциясен "Яңа Гасыр" каналы үткәрәчәк. Моннан тыш, хоккей яратучылар телекомпания сайтында яраткан командаларының уеннарын карый алачак.



Фото: "Ак Барс"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров