Онлайн трансляция

Свернуть

"Ак Барс" уенчысы Александр Радуловка 100 мең сумлык штраф салганнар

"Ак Барс" уенчысы Александр Радуловка 100 мең сумлык штраф салганнар

https://tnv.ru

16 Сентябрь 2022, 10:13

677

0

"Ак Барс" уенчысы Александр Радуловка 100 мең сумлык штраф салганнар
Казанның «Ак Барс» хоккей клубы һөҗүмчесе Александр Радулов кәшәкә белән һөҗүм иткән өчен 100 000 сум күләмендә штрафка тартылган. Бу хакта КХЛ матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәрелеш "Ак Барс" һәм "Торпедо" матчының беренче периодында була. Александр Радулов сакчы Максим Федотовка кәшәкә белән төртә. Әлеге мизгел камерага да эләккән.


Исегезгә төшерәбез, "Ак Барс" җиде очко белән Көнчыгыш конференциясенең турнир таблицасында өченче урында бара. 16 сентябрьдә "Ак Барс" "Динамо" Минскка каршы кунакта уйнаячак матчны үз бозында уздырачак. Матчның туры трансляциясен ТНВ телеканалында карагыз. Башлана 19:10 сәгатьтә.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров