Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан көрәшчеләренә Россиянең атказанган спорт остасы исеме бирелде

Татарстан көрәшчеләренә Россиянең атказанган спорт остасы исеме бирелде

https://tnv.ru

28 Сентябрь 2022, 16:05

164

0

Татарстан көрәшчеләренә Россиянең атказанган спорт остасы исеме бирелде
Россиянең спорт министры Олег Матыцинның 15 сентябрьге 145 номерлы боерыгы нигезендә Татарстан көрәшчеләре Ренас Кәлимуллинга көрәш, Булат Мусинга билбаулы көрәш буенча «Россиянең атказанган спорт остасы» исеме бирелде, дип яза "Татар-информ".

Шулай ук министрның 15 сентябрьдәге 146 номерлы боерыгы нигезендә көрәш тренерлары Илнар Гәрәев белән Ришат Нургалиевка «Россиянең атказанган тренеры» исеме бирелгән.  

Ренас Кәлимуллин – көрәш буенча иң титуллы көрәшче. Көрәш һәм билбаулы көрәш буенча күп тапкыр Татарстан, Россия, тугыз тапкыр дөнья чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры, Данил Галиев исемендәге турнир җиңүчесе. 2018 елда алыш буенча III бөтендөнья күчмә уеннар җиңүчесе. «Татарстан Республикасы физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе, «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Булат Мусин – көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Татарстан, Россия, дөнья чемпионы, Дөнья Кубогы иясе. «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры җиңүчесе. Күп тапкыр Яңа Чишмә районы Сабан туеның абсолют батыры, Казан Сабан туе абсолют батыры.

Фото: "Татар-информ"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров