https://tnv.ru
15 Ноябрь 2022, 11:11
180
0
«Рубин»ның баш тренеры Леонид Слуцкий 2019 елның декабреннән башлап эшләгән вазыйфасыннан китәргә карар кылды. Казан клубының матбугат хезмәте Леонид Слуцкийның үз теләге белән китүен хәбәр иттте.
Бүген Леонид Викторович клуб базасында команда белән хушлашкан. Ул җанатарларга, уенчыларга, клуб җитәкчелегенә, шәһәр һәм республикага күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәтен белдерде.
Слуцкий җитәкчелегендә "Рубин" 2020/2021 ел сезонында 4 урынны яулады һәм Европа кубогына кире кайтты. Әмма узган ел уңышсыз булды һәм команда ФНЛга төшеп калды. Быел "Рубин" 18 турдан соң, 4 урында бара.
Фото: "Рубин"

Бүлешергә
Комментарии 0