Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ "Трактор" - "Ак Барс" матчын туры трансляциядә күрсәтә

ТНВ "Трактор" - "Ак Барс" матчын туры трансляциядә күрсәтә

https://tnv.ru

23 Январь 2023, 10:18

138

0

ТНВ "Трактор" - "Ак Барс" матчын туры трансляциядә күрсәтә
Бүген "Ак Барс" клубы читтәге матчларын башлый. ТНВ каналы 17:00 сәгатьтә "Трактор" (Чиләбе) - "Ак Барс" (Казан) матчын туры трансляциядә күрсәтә.

Фонбет КХЛ чемпионаты кысаларында командалар ике тапкыр очрашты. Казанда "Ак Барс" 3:2 исәбе белән җиңүгә иреште, ә Чиләбедә боз хуҗалары 2:5 казанлыларны тар-мар итте.

Хәзерге вакытта "Ак Барс" Көнчыгыш конференциядә 66 очко белән бишенче урында бара. "Трактор" плей-офф зонасыннан төшеп калды һәм 11 урында бара. Гагарин Кубогына көч сынашу өчен аларга бер җиңү җитә, 8 урында баручы "Нефтехимик"ның әлегә 53 очко.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров