Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан данын яклаучы өч хоккейчы КХЛның иң яхшы уенчылары исемлегенә эләкте

Татарстан данын яклаучы өч хоккейчы КХЛның иң яхшы уенчылары исемлегенә эләкте

https://tnv.ru

20 Февраль 2023, 16:17

97

0

Татарстан данын яклаучы өч хоккейчы КХЛның иң яхшы уенчылары исемлегенә эләкте
Татарстан данын яклаучы "Ак Барс"ның ике уенчысы, "Нефтехимик"ның бер уенчысы Фонбет КХЛ чемпионатында атнаның иң яхшы уенчылары исемлегенә эләкте.

Әмир Мифтахов үз карьерасында беренче тапкыр атнаның иң яхшы капкачысы исеменә лаек булды. Ул капкада булганда "Ак барс" дүрт җиңүгә иреште. Әмир 96,3% очкан алкаларын кире кайтарды. Ышанычлык коэффициенты 1,25.

Дмитрий Воронков - атнаның иң яхшы һөҗүмчесе. Ул дүрт уенда алты (4+2) очко туплады. Ике уенда икешәр алка кертте.

Илья Хохлов - иң яхшы сакчы. Өч уенда ул дүрт очко туплады. Файда коэффициенты +5.

Фото: "Ак Барс"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров