Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген "Рубин" язгы беренче матчын уздырачак

Бүген "Рубин" язгы беренче матчын уздырачак

https://tnv.ru

06 Март 2023, 17:08

81

0

Бүген "Рубин" язгы беренче матчын уздырачак
Бүген Казанның "Рубин" футбол клубы Беренче лигада язгы уеннарын башлый. Краснодар шәһәрендә 17:30 сәгатьтә "Кубань" һәм "Рубин" футбол кырына чыгачак.

Казанлылар сезонны өченче урында тәмамлады. Исегезгә төшерәбез, көзен Леонид Слуцкий баш тренер вазыйфасыннан китте һәм аны Юрий Уткульбаев алыштырды. Уткульбаев көзен ике рәсми матчны җиңде, ә Төркиядәге әзерлек матчларында ул бер уен да җиңелмәде.

"Рубин" бүгенге уенны җиңә калса, икенче урынга күтәреләчәк, җиңелгән очракта - дүртенче урынга төшәчәк.

Фото: "Рубин"


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров