Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов "Рубин" легендасы Гёкдениз Карадениз белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов "Рубин" легендасы Гёкдениз Карадениз белән очрашты

https://tnv.ru

13 Март 2023, 15:32

173

0

Рөстәм Миңнеханов "Рубин" легендасы Гёкдениз Карадениз белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов элеккеге футболчы Гёкдениз Карадениз белән Татарстанда футбол үсеше хакында фикер алышты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә Рәис матбугат хезмәте.

Гёкдениз Карадениз 2008 елдан 2018 елга кадәр Казанның «Рубин» командасы өчен чыгыш ясаган төрек футболчысы. Команда белән бергә ул ике тапкыр Россия чемпионы була, Россия Кубогын яулый, шулай ук ике тапкыр илнең суперкубогын яулый.

Очрашуда республикада футболны үстерү, балалар спортына ярдәм итү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Гекдениз "Рубин" - "Волга" матчына да кунак булып чакырылган иде. Казан командасы Ульяновсктан килгән кунакларны 1:0 исәбе белән җиңүгә иреште.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров