Онлайн трансляция

Свернуть

"Ак Барс" Кирилл Петров белән яңа килешү төзегән

"Ак Барс" Кирилл Петров белән яңа килешү төзегән

https://tnv.ru

22 Май 2023, 17:23

214

0

"Ак Барс" Кирилл Петров белән яңа килешү төзегән
"Ак Барс" һөҗүмчесе Кирилл Петров тагын бер елга Казанда калачак. Клуб матбугат хезмәте уенчы белән 23/24 сезон ахырына кадәр контракт төзелү турында игълан итте.

Узган сезонның даими чемпионатында Кирилл 60 уенда катнашты һәм аларда 19 (12+7) очко туплады. Плей-офф уеннарында һөҗүмче 7 (3+4) балл күрсәткеченә 22 матчта ирешкән.

Петров "Ак Барс"та инде 14 сезонын уздырачак. Бу вакыт аралыгында ул 586 матчта катнашырга һәм 238 (124+114) очко тупларга өлгергән.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров