Онлайн трансляция

Свернуть

«Ак Барс» Мәскәү мэры кубогында катнашачак

«Ак Барс» Мәскәү мэры кубогында катнашачак

https://tnv.ru

11 Июнь 2026, 11:10

10

0

«Ак Барс» Мәскәү мэры кубогында катнашачак

Казанның «Ак Барс» хоккей клубы Мәскәү мэры кубогында чыгыш ясаячак. Турнир беренче тапкыр КХЛның сигез командасы катнашында узачак һәм 27–30 августта Мәскәүдә үтәчәк. Бу хакта «Реальное время» хәбәр итә.

Казан командасы белән бергә турнирда Мәскәүнең «Спартак», ЦСКА һәм «Динамо», Түбән Новгородның «Торпедо», Минскның «Динамо», Екатеринбургның «Автомобилист» һәм Кытайның «Шанхай Дрэгонс» клублары катнашачак.

Командалар ике төркемгә бүленәчәк, һәркайсы өчәр матч уздырачак. Урыннарны билгеләүче матчлар 30 августта булачак.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар