Онлайн трансляция

Свернуть

Балык Бистәсендә татар егете, хоккейчы Марат Кәлимуллинны искә алдылар

Балык Бистәсендә татар егете, хоккейчы Марат Кәлимуллинны искә алдылар

https://tnv.ru

08 Сентябрь 2026, 10:46

7

0

Балык Бистәсендә татар егете, хоккейчы Марат Кәлимуллинны искә алдылар
Кичә Россия спорты тарихында иң фаҗигале көннәрнең берсе. 15 ел элек - 2011нче елның 7нче сентябрендә Ярославльнең "Локомотив" хоккей командасы авиаһәләкәткә очрый. Анда 44 кешенең гомере өзелгән.

КХЛ клублары - һәлак булган спортчыларны искә ала. "Ак Барс" социаль челтәрдә: "15 ел үтте. Локомотивның ул составын хәтерлибез һәм истә тотачакбыз" дип язган. Бүгенге кичке уеннарны да КХЛ командалары Ярославль хоккейчыларын искә алудан башлаячак. Самолетта 23 яшьлек сакчы - татар егете Марат Кәлимуллин да була. Аның әти-әнисе Татарстаннан.

Балык Бистәсенең Ямаш авылы мәктәбендә аның истәлегенә ачылган музей бар. Бүген биредә аны искә алдылар. Алия Сабирова репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар