https://tnv.ru
23 Октябрь 2026, 16:40

23 октябрьдә «Ак Барс» Фонбет КХЛ чемпионатының даими сезонында Чиләбенең «Трактор» командасы белән очраша. Чиләбедәге В.Белоусов исемендәге «Трактор» боз сараенда узачак матч 17:00 сәгатьтә башлана.
Соңгы уенында хуҗалар кунакта «Авангард»ка буллитлар сериясендә 1:2 исәбе белән оттырды. «Ак Барс» исә «Торпедо»га шундый ук нәтиҗә белән җиңелде.
«Трактор» составында һөҗүмчеләр Виталий Кравцов һәм Александр Рыков уйнамаячак. Казанлыларга һөҗүмче Артём Галимов ярдәм итә алмаячак. «Трактор» – «Ак Барс» очрашуын ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканаллары туры эфирда күрсәтәчәк.
Фото: www.ak-bars.ru

Бүлешергә
Комментарии 0