Онлайн трансляция

Свернуть

Нәзарәт СВОда катнашучы хәрбиләргә чираттагы гуманитар йөк җибәргән

Нәзарәт СВОда катнашучы хәрбиләргә чираттагы гуманитар йөк җибәргән

https://tnv.ru

04 Февраль 2025, 12:27

27

0

Нәзарәт СВОда катнашучы хәрбиләргә чираттагы гуманитар йөк җибәргән
Татарстан мөселманнары исеменнән "Тимер" һәм "Батыр" батальоннары, 430 нчы мотоукчылар полкы хәрбиләренә гуманитар ярдәм киткән. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте җиткерә.

Арча мөхтәсибәте мөселманнары сатып алган, яралы солдатларны эвакуацияләү һәм госпитальгә илтү өчен «Урал» мотоциклы һәм УАЗ 452 автомобиле; блиндажлар өчен җылыткычлар (4 төргәк), блиндаж һәм мунча өчен мичләр (21 данә), маскировка челтәрләре (17 данә), такталар (8 куб), авто өчен тәгәрмәчләр (20 данә), аптечкалар (60 данә), дога җыентыклары (500 данә) тапшырды. Азык-төлектән тушенка, куертылган сөт, ярмалар (30 дан артык тартма), шешәләрдә 10 т су һ.б. илтелде.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар