Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча СВОдагы татарстанлыларга медальләр тапшырганнар

Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча СВОдагы татарстанлыларга медальләр тапшырганнар

https://tnv.ru

19 Февраль 2025, 12:09

202

0

Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча СВОдагы татарстанлыларга медальләр тапшырганнар
Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән СВО зонасында хәрби хезмәт узучы якташларны "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен"ордены медале белән бүләкләгән. Бу хакта Теләче муниципаль районының Вконтакте рәсми төркемендә хәбәр ителә.

"Якташларыбызның исән- сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз, - диелә хәбәрдә.

Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 2,8 млн сумга кадәр арттырдылар. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак.

Бу сумма төбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрдән тора: Татарстаннан - 2,1 млн сум, РФ Оборона министрлыгыннан - 400 000 сум, ТР муниципалитетларыннан һәм предприятиеләреннән - 300 000 сумга кадәр.

Тулырак мәгълүмат +7 (800) 222-59-00 телефоны буенча һәм heroes-tatarstan.ru сайтында. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар