Татарстанда СВОдан яраланып кайтучыларны аякка бастыру өчен, яңа технологияләрдән файдалана башладылар
https://tnv.ru
20 Июнь 2025, 15:48
Татарстанда СВОдан яраланып кайтучыларны аякка бастыру өчен, яңа технологияләрдән файдалана башладылар.
Егетләрне - робот йөрергә өйрәтә. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Россиядә иң беренчеләрдән булып Казанның Марат Садыйков исемендәге 7нче шәһәр хастаханәсенә алганнар. Монда тернәкләнү үзәге эшләп килә. Шулай ук, роботлар Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт хастаханәләренә кайтартыла. Эльмира Имамиева беренче адымын ясаучылар белән аралашып кайтты.
Бүлешергә
Комментарии 0