https://tnv.ru
16 Июнь 2026, 10:48
14
0

Татарстанның Актаныш районы Әтәс авылы хатын-кызлары СВОда катнашучылар өчен өй токмачы пешергән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Хәйрия акциясе 11 июньдә узган. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, һәркем пешерүгә хезмәтен генә түгел, күңел җылысын да салган.
Әзер ризыклар Мәскәүдәге госпитальләрнең берсендә дәваланучы хәрбиләргә җибәрелгән. Алар күчтәнәчләрне рәхмәт белдереп кабул иткән.
Активистлар алга таба да хәрбиләргә ярдәм итүне дәвам итәчәкләрен әйткән.
Фото: Ләйсән Газизова, tatar-inform.ru
Бүлешергә
Комментарии 0