Онлайн трансляция

Свернуть

79 укучы татар теленнән БДИ тапшырган: югары белемне туган телдә кайда дәвам итәргә? | Адымнар

79 укучы татар теленнән БДИ тапшырган: югары белемне туган телдә кайда дәвам итәргә? | Адымнар

https://tnv.ru

06 Июль 2026, 13:50

114

0

79 укучы татар теленнән БДИ тапшырган: югары белемне туган телдә кайда дәвам итәргә? | Адымнар
Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе бара. Меңләгән бала документ тапшыру белән мәшгуль. Шушы атнада Республикада Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре билгеле булды һәм без татар мәктәпләрендә укып, туган телен сайлаган укучыларның балларын белдек.

Быел бездә 79 бала татарча имтихан тапшырган. Узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга артык. Хәтерләсәгез, иң куркыныч күрсәткеч 2022дә булган иде. Ул чакта нибары бер бала татарча сынау тотты. Шуннан соң үсеш дәвам итә. Әмма Республикада 60%тан артык баланың туган тел дәресләренә йөрүен исәпкә алсак, бүгенге 79 дигән сан да - диңгез тамчысы булып тоела.

Ярар, татар теленнән имтихан бирде, ди чыгарылыш сыйныф укучысы. Ә ул укуын туган телдә кайда дәвам итә ала һәм дәвам итә аламы? Сайлау мөмкинлеге зур түгел. Бер кулның биш бармагы җитәчәк. Әмма шушы уку йортлары ректорларының кайберләре булган урыннарга да кеше җыеп булмый ди. Бу укучы бн ата-ананың туган телгә битарафлыгын күрсәтәме? Әллә - алга таба ихтыяҗ булмагач, объектив сәбәп - мәшәкатьләнеп тормауларымы?

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар