Онлайн трансляция

Свернуть

Башкортстанлы фермер тракторын сатып, Казанда контракт буенча махсус хәрби операциягә киткән

Башкортстанлы фермер тракторын сатып, Казанда контракт буенча махсус хәрби операциягә киткән

https://tnv.ru

17 Июль 2026, 15:48

6

0

Башкортстанлы фермер тракторын сатып, Казанда контракт буенча махсус хәрби операциягә киткән
Башкортстанның Бәләбәй районыннан 42 яшьлек Антон әтисеннән калган кечкенә фермер хуҗалыгына ия булган.

Ләкин соңгы ике сезон авыр килгән: корылык, ягулык бәяләренең үсүе һәм кредитлар. Уңыш җыю вакытында иске трактор ватылгач, ул башка чара юклыгын аңлаган.

Антон армиядә инженер гаскәрләрендә хезмәт иткәнен исенә төшергән, Татарстанда контрактниклар өчен түләүләр турында белгән һәм карар кабул иткән. Тракторын сатып, малын күршесенә тапшырып, үзе Казанга киткән, дип хәбәр итә Kazanfirst.

Искә төшерәбез, Татарстанда контрактникларга бер тапкыр түләнә торган акча 2,9 миллион сум тәшкил итә. Бу — илдәге иң югары түләүләрнең берсе. Тулырак мәгълүматны телефон аша алып була: 8 (800) 533-96-53, шулай ук heroes-tatarstan.ru сайтында.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар