Онлайн трансляция

Свернуть

Казан урамнарында милли элмә такталары!

Казан урамнарында милли элмә такталары!

https://tnv.ru

23 Декабрь 2020, 14:41

739

0

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Хәзер Габдулла Тукайның иң аһәңле шигырен Казан урамнарыннан узып барышлый да укып була. Татар әдипләре әсәрләреннән өзекләр, язучыларның канатлы сүзләрен мәгълүмат такталарына элә башладылар. Бу эш Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау комиссиясе тәкъдиме белән башкарыла. Беренче милли элмә такталарны Айгөл Бәдретдинова күреп кайтты.

Казан урамнарында милли элмә такталары!
Оренбург трактында исә Габдулла Тукайның "И туган тел"е, Чистай урамында Каюм Насыйриның канатлы гыйбарәсе. Башкала буенча әлегә 8 әдипнең иҗаты өлешчә урын алган. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә кызыксына, туктап-туктап, укып карыйлар.

Шундый ук элмә такталар Казанның 7 урамында. Оренбург трактынннан узучылар Фәнис Яруллинны искә төшерәчәк. "Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана" ди автор.

Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында кабул ителгән бу яңалыкны халык хуплый. Моңа кадәр шундый ук төсле плакатлар балалар бакчалары һәм мәктәпләргә озатылды.

Элмә такталар яңа елда тагын да күбәергә тиеш. 20се Казанда, 10сы Яр Чаллыда урнаштырыла. Тагын 3әр мәгълүмати такта Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга халкын туган телебезгә игътибарны артттырырга өндәп торачак. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров