Онлайн трансляция

Свернуть

Тукай премиясе кемнәргә тапшырылды?

Тукай премиясе кемнәргә тапшырылды?

https://tnv.ru

27 Апрель 2021, 16:51

344

0

Быел дәрәҗәле исемгә милли мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш керткән 9 шәхес дәгъва кылган иде. Өчесе лауреат булды. Аларга премияне Президент Рөстәм Миңнеханов опера һәм балет театрында узган матур тантанада шәхсән тапшырды.

Тукай премиясе кемнәргә тапшырылды?
Елның иң көтелгән вакыйгаларының берсе, әдәбият, мәдәният һәм сәнгать вәкилләре өчен кызыл келәмгә тиң тантана быел, ниһаять, күпсанлы тамашачылар катнашында уза. 2020нче елда, пандемия сәбәпле, Тукай премияләрен тапшыру тантанасын онлайн рәвештә, телевизор экраннары аша гына күзәткән идек. Быел исә аның бәхетле шаһитләре була алдык.

Быел Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә 9 шәхес дәгъва кылды. Араларында 4 язучы, 3 рәссам, 1 архитектор һәм 1 артист бар иде. Һәм менә алар, иң лаеклы дип табылганнары. Дәрәҗәле премияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Сәхнәдә үзенчәлекле хатын-кыз образлары булдырганы өчен Тукай премиясе быел Камал театры артисты Дания Нуруллинага тапшырылды. Ул дәгъва кылучылар арасында бердәнбер хатын-кыз һәм бердәнбер театр артисты иде. Нурлы йөзле, җылы образлар тудыра белүче һәм һәрберсен йөрәге аша үткәрүче Дания ханым бүген котлаулар кабул итә.

Ә менә язучылар исемлектә дүртәү иде. "Саташып аткан таң" трилогиясе һәм "Гөлҗиһан" повесте өчен быел Тукай премиясе Факил Сафинга тапшырылды. Кечкенәдән әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынучы егет 80нче елларда Камаз заводында эшләп, хәтта мактау тактасына да эләккән. Әдәбиятка, бай тәҗрибә туплап, 90нчы елларда кереп китә, һәм шундук укучыларны фәлсәфи тирән эчтәлекле әсәрләре белән җәлеп итә.

Быел Тукай премиясенә 3 рәссам дәгъва кылды. Дәүләт бүләген рәссам, график Григорий Әйдиновка "Нефть һәм вакыт", "Казан альбомы", "Татар әкияте дөньясы" графика серияләре һәм "Татар дөньясы" китабын сәнгатьчә бизәве өчен тапшырдылар.

Тукай премиясе 1958нче елдан бирле, җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнгән, милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен тапшырыла. Истәлекле күкрәк билгеләре бүген инде 230дан артык шәхестә бар.

Тукай премияләрен тапшыру тантанасы - ул иҗат әһелләре өчен үзенә күрә бер ел нәтиҗәсе сыман. Хезмәтеңә бәя бирү, яңа үрләр яуларга илһамландыру. Быел, Тукайның 135 еллыгында, тантана аеруча да әһәмиятле төсмер алды. Лауреатлар, номинантлар, һәм килгән кунаклар хөрмәтенә бәйрәм "Алтын Казан" мюзиклы белән тәмамланды.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров