Онлайн трансляция

Свернуть

Гамил Әсхадулла: Мин юмор остасы булсам да, тормышта җитди кеше

Гамил Әсхадулла: Мин юмор остасы булсам да, тормышта җитди кеше

https://tnv.ru

28 Октябрь 2021, 12:43

374

0

Гамил Әсхадулла: Мин юмор остасы булсам да, тормышта җитди кеше
25 октябрьдән ТНВ һәм ТНВ-Планета канналларында «Бер-бер хәл» дип аталган нәфис телевизион фильмның премьерасы булды.

Төп рольләрнең берсен ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Әсхәдулла башкарды. Киң җәмәгатьчелеккә ул «Мунча ташы» аша юмор остасы буларак таныш. Артист иҗатын юмор белән бәйләсә дә, тормышта җитди кеше булганын һәм «Бер-бер хәл"дәге герое белән холкы буенча тәңгәл килүен билгеләп үтте.

«Мин сәхнәдә юмор остасы, ә тормышта җитди кеше. Театрны җитәкләргә, гаиләне алып барырга кирәк. Беренче күренешләрдән ук сериалда мәзәкләүнең кирәк түгел икәнен аңладым. Мин рольгә бирелеп кереп киттем. Сериалда төшкәндә Түбән Камадан килеп эшләдем. Хатын кайткач: «Син чыннан да бабайга әйләнеп беткәнең бит, чәчләрең агарган, йөрешләрең агарган», диде Гамил Әсхадулла.