https://tnv.ru
12 Ноябрь 2021, 17:00
646
0
Дамир Исхаков сүзләренә караганда Халык санын алуда хаталар китү турында сигналлар Башкортстан, Төмән һәм Ульяновск өлкәсеннән килә.
Халык санын алу тәмамланырга нибары 3 көн калды. Искәртеп узабыз, халыкның көнкүреше, гаилә хәле, яшәү шартларыннан кала, ул илдә яшәүче милләтләр турында төгәл мәгълүмат алу чыганагы. Шул ук вакытта, илнең төрле төбәкләрендә милләт, туган тел мәсьәләсендә четерекле хәлләр килеп чыга. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән әңгәмә кордык.
Дамир Исхаков сүзләренә караганда Халык санын алуда хаталар китү турында сигналлар Башкортстан, Төмән һәм Ульяновск өлкәсеннән килә.
Тарих фәннәре докторы фикеренчә, Башкортстанда татарларны башкорт дип язу бара.
«Башкортстанда Халык санын исәпкә алу методикасын бозулар бар. Административ ресурс кулланып, татарланы һәм татар теллеләрне башкорт дип язу бара», — диде ул.

Бүлешергә
Комментарии 0