Онлайн трансляция

Свернуть

Язучы, публицист Ягъсуф Шәфыйков вафат

Язучы, публицист Ягъсуф Шәфыйков вафат

https://tnv.ru

22 Февраль 2022, 15:01

1404

0

Язучы, публицист Ягъсуф Шәфыйков вафат
Бүген 86нчы яшендә, озакка сузылган авырудан соң, язучы, публицист, Чаллы администрациясенең җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе җитәкчесе Ягъсүф Шәфыйков вафат булды. Бу хакта chelny-biz.ru порталы хәбәр итә.

Ягъсүф әфәнде үзенең әсәрләрен рус һәм татар телләрендә иҗат итә. Барлыгы 25 китап исәпләнә. Үзенең беренче публицистик язмаларын армия сафларында башлый. Архивларда эзләнү эшләре башкарып, документаль проза жанрында язылган берничә китап авторы.

2000-2001 елларда Шәфыйков Автошәһәр хакимиятендә җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсен җитәкли. Үз эшчәнлеген публицистикага һәм документаль прозага да багышлый. Ягъсүф Шәфыйков Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, ТР Язучылар берлеге, Россия Язучылар берлеге, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы.

Фото: chelny-izvest.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров