Онлайн трансляция

Свернуть

Казанлылар баларына Эрика, Генрих, Танир һәм Радмила дигән исемнәр кушкан

Казанлылар баларына Эрика, Генрих, Танир һәм Радмила дигән исемнәр кушкан

https://tnv.ru

22 Февраль 2022, 13:56

1520

0

Казанлылар баларына Эрика, Генрих, Танир һәм Радмила дигән исемнәр кушкан
14 февральдән 20 февральгә кадәр Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 370 бала – 192 малай һәм 178 кыз тууы теркәлгән, дип Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң җиңел бала 950 грамм, ә иң авыры 4850 грамм булып туган, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.

Атнаның иң популяр бала исемнәре арасында: Әмир, Ева, Ясминә, Егор. Әти-әниләр балаларына кушкан иң сирәк очрый торган исемнәр: Радмила, Эрика, Генрих, Танир.

Шушы вакыт аралыгында шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 156 пар үзләренең никахларын теркәгән.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров