https://tnv.ru
28 Апрель 2022, 13:14
1003
0

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевкә «Дуслык» орденын тапшырды.
Разил Вәлиев Татарстан Республикасында әдәбият һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертте. Ул — халыкара һәм милли премияләр лауреаты, татар теле һәм мәдәнияте тарафдары. Түбән Камада Вәлиев әдәби эшчәнлектә үз сәләтләрен күрсәткән талантлы татар балалары өчен премия булдырды.
Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2022 елны быел 75 яшен тутырган Разил Вәлиев елы дип игълан итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агетлыгы.
«Дуслык» ордены Татарстанның әһәмияте ягыннан икенче урында торган дәүләт бүләге булып санала.
Фото: president.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0