Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Нәбиев гаиләсендә зур кайгы

Рөстәм Нәбиев гаиләсендә зур кайгы

https://tnv.ru

04 Май 2022, 15:20

4926

0

Рөстәм Нәбиев гаиләсендә зур кайгы
Бүген Башкортстанда яшәүче блогер Рөстәм Нәбиевның гаиләсенә кайгы төшкән - әтисе вафат булган. Бу хакта ул "Набиевы тут" телеграм каналында хәбәр итә.

Рөстәм үзе "Әтием башка юк инде", - дип кенә язып куйган. Ачыклыкны аларның социаль челтәрләр буенча ярдәмчесе Регина кертте.

"Рөстәм Нәбиевнең әтисе бүген вафат булды. Туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. Хәзерге вакытта үлем сәбәбен сорау урынлы түгел, килер вакыт җиткәч барысын да сөйләрләр. Ихтирам белән, Регина. Аңлаганыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!", - дигән ул.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә казарма җимерелеп, 24 солдат һәлак була, 19 кеше яралана. Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев ул кичтә аякларын югалта.

фото: t.me/rustamnabiev92

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров