Онлайн трансляция

Свернуть

Айрат Фәйзрахманов: Шәһәр Сабантуйлары зур концертка әверелә

Айрат Фәйзрахманов: Шәһәр Сабантуйлары зур концертка әверелә

https://tnv.ru

12 Июль 2022, 10:11

393

0

Айрат Фәйзрахманов: Шәһәр Сабантуйлары зур концертка әверелә
Җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов шәһәр Сабантуйлары зур концертка әверелә, дигән фикердә.

«Кызганыч, кеше анда күбрәк тамашачы буларак катнаша. Актив катнашучы буларак түгел, күзәтүче буларак кына. Соңгы елларда сорыйсың - күпләр шәһәр Сабан туена йөрми, чөнки елдан ел шул ук тамаша диләр, күбрәк мәдәни-массакүләм чарага әверелгәнгә күрә, кеше йөрми. Шәһәр көне, Республика көненнән әллә ни аерылмый да. Бары тик көрәш, тагын берничә ярыш булуы белән генә аерыладыр», — дигән ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, шәһәр Сабантуйлары күбрәк мәйданчыкка бүленеп, күршеләр Сабан туе рәвешендә булырга тиеш. «Миңа калса, шәһәрдәге һәр мәдәният йорты, һәр зур мәдәни оешма төрле мәйданчыкларда Сабантуй уздырырга мөмкин. Кечкенә мәйданчыкларда Сабантуйлар узса, күбрәк кеше актив катнашучы булып килер иде», — дип саный Айрат.

Ул бары тик профессионалларны гына түгел, гади кешене дә актив катнаштыру кирәк, дигән фикердә.

Фото: «Татар-информ»

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров