Онлайн трансляция

Свернуть

Күренекле татар шагыйрәсе Ре­зеда Вәлиева вафат!

Күренекле татар шагыйрәсе Ре­зеда Вәлиева вафат!

https://tnv.ru

19 Октябрь 2022, 14:12

1349

0

Хушлашу вакыты, уры­ны соңрак хәбәр ителәчәк.

Күренекле татар шагыйрәсе Ре­зеда Вәлиева вафат!
93нче яшедә күренекле татар шагыйрәсе, балалар язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Резедә Вәлиева вафат. Бу хакта Татарстан Республикасы язучылар берлеге хәбәр итә.

Хушлашу вакыты, уры­ны соңрак хәбәр ителәчәк.

Резеда Тәфкәлүн кызы Вәлиева 1930 елның 1 маенда Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучылар гаиләсендә туа.

Р.Вәлиева – нигездә, балалар язучысы. Аның нәниләр турында язган беренче шигырьләре республика көндәлек матбугатында узган гасырның илленче елларында күренә башлый, тәүге җыентыгы («Минем дусларым») 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1960–2005 еллар арасында, балалар өчен аның тезмә һәм чәчмә әсәрләре – шигырьләре, поэмалары, җырлары, шигъри әкиятләре, табышмаклары, сәхнә өчен язылан әсәрләре һәм хикәяләре тупланган тагын ике дистәдән артык мөстәкыйль китабы дөнья күрә.

Ул 1999 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. Р. Вәлиева – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров