Онлайн трансляция

Свернуть

9 ел буе эзләнелгән кеше суд каршына басты - видео

9 ел буе эзләнелгән кеше суд каршына басты - видео

https://tnv.ru

19 Октябрь 2022, 13:59

70

0

9 ел буе эзләнелгән кеше суд каршына басты - видео
Кичә Татарстанның Югары судында - өлкән яшьтәге 33 хатын-кызны үтерүдә гаепләнүче иргә карата суд башланды. Алар Республика халкы өчен күптән билгеле, әмма озак вакыт эзенә төшә алмаган җинаятләр.

Радик Таһировны тикшерүчеләр 9 ел эзли. Җинаятьләрен ул 2011-12 елларда Идел буендагы берничә төбәктә кылган дип санала, ә үзен 2020 елда гына тоткарлыйлар.

Күпчелек очракта, Радик Таһиров апа-әбиләрнең ышанычына кереп, үзен сантехник яисә социаль хезмәткәр дип таныштырып, аларны үтереп, акчаларын һәм кыйммәтле әйберләрен алып чыгып киткән.

Радик Таһиров 2 маддә буенча хөкем ителә. Алар буенча, гаебе расланган очракта аны 8 елдан алып - гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров