Онлайн трансляция

Свернуть

Шагыйрә Резеда Вәлиеваны соңгы юлга озату урыны һәм вакыты билгеле

Шагыйрә Резеда Вәлиеваны соңгы юлга озату урыны һәм вакыты билгеле

https://tnv.ru

20 Октябрь 2022, 13:47

81

0

Шагыйрә Резеда Вәлиеваны соңгы юлга озату урыны һәм вакыты билгеле
Күренекле шагыйрә Резеда Вәлиева белән хушлашу иртәгә, 21 октябрьдә, 9.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Шуртыгин урамы, 21 нче йорт адресы буенча була.

Шагыйрә Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнәчәк, дип хәбәр итә ТР язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Резедә Вәлиева кичә 93нче яшедә вафат булды.

Резеда Тәфкәлүн кызы Вәлиева 1930 елның 1 маенда Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучылар гаиләсендә туа.

Р.Вәлиева – нигездә, балалар язучысы. Аның нәниләр турында язган беренче шигырьләре республика көндәлек матбугатында узган гасырның илленче елларында күренә башлый, тәүге җыентыгы («Минем дусларым») 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1960–2005 еллар арасында, балалар өчен аның тезмә һәм чәчмә әсәрләре – шигырьләре, поэмалары, җырлары, шигъри әкиятләре, табышмаклары, сәхнә өчен язылан әсәрләре һәм хикәяләре тупланган тагын ике дистәдән артык мөстәкыйль китабы дөнья күрә.

Ул 1999 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. Р. Вәлиева – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров