https://tnv.ru
01 Декабрь 2022, 15:19
608
0
Танылган блогер Рөстәм Нәбиев Африканың югары ноктасына - Килиманджаро тавына менәргә җыена. Моның өчен ул Танзаниягә очкан. Килиманджаро - континентның иң югары ноктасы(5895м).
Рөстәм үзенең телеграм каналында фотолар белән бүлеште. "Дуслар, Килиманджаро вулканына менү өчен Танзаниягә китәм", — дип язган ул.
Бу Рөстәм Нәбиевның беренче тавы гына түгел. Аның инде Казбек (5033м), Эльбрус (5642) һәм Манаслу (8163) югары нокталарына да менгәне бар.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә казарма җимерелеп, 24 солдат һәлак була, 19 кеше яралана. Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев ул кичтә аякларын югалта.
фото: t.me/rustamnabiev92

Бүлешергә
Комментарии 0